Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры эш визиты белән Кама Тамагы районында булды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Альмир Рәшид улы Абашев берничә объектны карап чыкты, алар арасында - 2025 елда Чаллы авылында төзелгән ФАП.

 Кама Тамагы районының Чаллы ФАПында заманча медицина җиһазлары һәм мебель бар.
Обьект Татарстан Республикасының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү кысаларында төзелгән.
ФАП 155 кешегә хезмәт күрсәтә, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсеннән ераклыгы - 35 км. фельдшер Галимҗанова Алсу Гариф кызы Чаллы авылында 2007 елдан бирле эшли,ә гомуми медстаж 40 елга якын.

Биредә яшәүче Гөлфия Гомәрова фельдшер турында бик уңай фикер әйтә: "бик яхшы күңелле, көндез дә, төнлә дә ярдәмгә килергә әзер. Без аңа бик рәхмәтле. Әлбәттә, бездә яңа матур заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылуга барысы да бик шат. Киләчәкбез, сәламәтлегебезне күзәтәчәкбез. Барыгызга да рәхмәт!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International