Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре алтын яшьтәге вәкилләрне бәйрәм белән котладылар.
Өлкәннәр көнендә терапия бүлеге пациентлары адресына котлау сүзләре һәм изге теләкләр яңгырады.
Безнең хастаханәдә бу инде күркәм традициягә әверелде. Медицина хезмәткәрләре ел саен концерт әзерлиләр һәм өлкәннәрне 1 октябрь бәйрәме белән котлыйлар.
Беренче чиратта, без пациентларыбызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм, кайгыртучанлык, әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын һәм ярдәмен телибез.