Өлкәннәргә игътибар

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә пациентлар өчен "сәламәтлек өчен 5 минут"акциясе үткәрелде.

 Игелек һәм хөрмәт көненә багышланган чара кысаларында теләге булганнар кан басымын, пульсын, буен һәм авырлыгын үлчәделәр, шулай ук алтын яшьтә сәламәтлекне саклау буенча консультация алдылар.

 Шулай ук хөрмәтле кешеләребез йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча мәгълүмати брошюралар алды.

 Ә без өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлыйбыз!
Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, энергия, оптимизм, шулай ук якыннарыбызның мәхәббәтен һәм игътибарын телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International