Районыбыз оешмалары арасында Спартакиада Кама Тамагы районында башланып китте.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә читтә кала алмады. Медицина хезмәткәрләре һәрвакыт үз үрнәкләре белән спорт һәм актив яшәү рәвешенең Сәламәтлеккә юл булуын күрсәтәләр, шулай ук барлык спорт ярышларында да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Спартакиаданың беренче этабында-Швеция эстафетасында үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм педагоглардан гына калышып, районның 6 командасы арасыннан мактаулы 3 урынны яуладылар.
Милләтләр кроссында шәфкать туташларына тиңнәр булмады!
Котлыйбыз! Горурланабыз! Алга таба да җиңүләр телибез!