Россиядә балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза, бу атна кысаларында үсеп килүче буын арасында иң актуаль проблемаларның берсе турында сөйләрбез.
Бүгенге көндә балалар симерүе - иң киң таралган эндокрин бозылу. Аңа мәктәп укучыларының һәм кечерәк яшьтәге балаларның 25-30% ы дучар була.
Балалар һәм яшүсмерләрнең артык авырлыгы киләчәктә 2 типтагы шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм кайбер төр яман шеш авырулары үсеше куркынычын арттыра
Симерүгә китерә торган төп фактор - туклану рационына җавапсыз мөнәсәбәт.