Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе яңа автомобильләр алды.
Казанда Татарстан Республикасы медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
"Сәламәтлек саклау системасында иң мөһиме – кешеләр, - дип билгеләде ул. - Әмма аларның үз эшләрен тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкару өчен кораллары булырга тиеш".
Бөтен республикадан 39 медицина учреждениесе 100 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 40 җиңел автомобиль алды. Алар арасында безнең үзәк район хастаханәсе дә бар, ул үз автопаркын яңа машиналар белән тулыландырды.