Ел башыннан бирле 9 меңнән артык татарстанлы хастаханәләргә талпан тешләве аркасында мөрәҗәгать иткән

2025 елның 9 августы, шимбә

2025 ел башыннан Татарстан медицина учреждениеләренә талпан тешләү буенча 9 026 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 2 227се — балалар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор хәбәр итә.

 Иң күп зыян күрүчеләр Казанда теркәлгән — 3 330 кеше. Икенче урында Яр Чаллы — 866 мөрәҗәгать, өченче урында Түбән Кама районы-580 очрак.

 Бу чорда республикада иксодлы талпан боррелиозының дүрт очрагы һәм талпан энцефалитының ике очрагы теркәлгән.

 Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе урманнарда булганда, гөмбә һәм җиләк җыеп алганда, шулай ук йорт яны кишәрлекләрендә эшләгәндә шәхси профилактика кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртә.

 Белгечләр саклагыч кием һәм репеллентлар кулланырга, ә йөргәннән соң үзеңне һәм йорт хайваннарын җентекләп карарга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International