Бүген, 22 нче июльдә, Бөтендөнья баш мие көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Баш миенең сәламәтлеге турында кайгырту һәм аны яклау чаралары күрү мөһим икәнен искә төшерергә телибез.
Баш мие-кешенең үзәк нерв системасының төп органы. Ул организмның барлык органнары һәм системалары эшчәнлеген контрольдә тота һәм көйли. Мондый үзәкләштерелгән идарә тышкы мохиттәге теләсә нинди үзгәрешләргә тиз һәм оешкан җавап бирүне тәэмин итә.
Исегездәме, актив яшәү рәвеше, алкогольне уртача куллану һәм тәмәке тартудан баш тарту - баш мие эшенә уңай йогынты ясый торган өлешләр.