Сак булыгыз: талпан!

2025 елның 5 июле, шимбә

 Татарстанда 7,7 меңнән артык кеше талпан тешләүдән зыян күргән

 Татарстанда талпан сезоны башланганнан бирле, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, талпан тешләгәннән соң хастаханәләргә 7737 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 1961е — балалар. Иң күп очраклар Казанда (2677), Чаллыда (823) һәм Түбән Кама районында (533) теркәлгән.

 Профилактика турында исегезгә төшерәбез: ябык кием киегез, репеллентлар кулланыгыз һәм йөргәннән соң үзегезне тикшерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International