Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә.

Аллергия ул-организмның әйләнә – тирә мохитнең кайбер факторлары-аллергеннар йогынтысына сизгерлегенең артуы. Алар: тузан (урам, йорт яки китап), хайван йоны, үсемлек серкәсе, дарулар, азык продуктлары (күбесенчә: йомырка, сөт, бодай, соя, диңгез продуктлары, чикләвек, җиләк-җимеш), көнкүреш химиясе, бөҗәк тешләүләре, күгәрек, латекс, хайваннар һәм аларның тереклек эшчәнлеге продуктлары һ. б. булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта аллергия дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе булып тора), җир шарында яшәүчеләрнең 40% ка якыны аллергиядән интегә.

Гиперчувствительность һәм иммунитет кимү үзара бәйләнгән. Аллергиклар организмның саклану көчен көчсезләндерә торган йогышлы авыруларга бирешүчәнрәк. Һәм киресенчә, какшаган иммунитет аллергик реакцияләр үсешенә бирешми.

 Аллергия үсешенә нәрсә ярдәм итә?

• әйләнә-тирә мохитнең пычрануы,
• психологик артык йөкләнешләр,
• климат алмашыну,
• сыйфатсыз азык-төлек продуктлары,
• дару препаратларын контрольсез куллану.

Әмма теләсә нинди аллергиянең төп сәбәбе генетик юнәлештә. Аллергия ешрак яшьтән үк ризыкка сизгерлек белән күренә башлый.

 Аллергия реакцияләренең формалары төрле:

• лайлалы тышчаларның нык ярсуы,
• тиредә сыеклыклар,
• шешү яки экзема,
• озакка сузылган томау яки йөткерү,
• гомуми авыру һәм башка симптомнар.

Шунысы мөһим: аллергиянең нинди дә булса симптомнары барлыкка килсә, терапевтка яки табиб-аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кызганычка каршы, күпчелек кешеләр еш кына бу авыруга артык җиңел карыйлар. Ә күпләр аллергия симптомнарын башка авырулар исәбенә кертеп, авыру булуларын аңламый да.

 Әгәр дә сез үзегездә аллергия яки аңа бирелүчәнлек барлыгын беләсез икән, катлауланулардан саклану өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз. Аларның төпләре:

1.  Аллергеннар белән контакттан качарга, чөнки аллергиянең үзлеге бар – аллерген белән кабат контактка торган саен авыррак реакцияләр китереп чыгарырга;

2.  Үз иммунитетыңны ныгытырга.

 Организмның саклау функцияләрен торгызырга һәм аларга ярдәм итәргә булышалар:

- Йокыны нормальләштерү.
- Рационны коррекцияләү. Менюга күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчә, тимергә, аминокислоталарга бай ризыклар кертергә тәкъдим ителә.
- Тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тарту.
- Даими йөрүләр. Саф һава канны, тукымаларны, органнарны кислород белән туендыра.
- Физик активлыкны көчәйтү.  Көндәлек иртәнге зарядка.
- Табиб кушуы буенча: витаминнар (Д, аскорбин кислотасы) һәм иммунитетны күтәрә торган препаратлар кабул итү.
- Конфликтлардан качарга, юк-барга борчылмаска.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International