Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә поликлиниканы ремонтлау дәвам итә

2025 елның 27 июне, җомга

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә поликлиниканы ремонтлау дәвам итә. Икенче катта бизәү эшләре алып барыла. Биналар үзгәрә. Яңа тәрәзәләр пәйда булды, идән плиткасы, дивар панельләре, яңартылган кабинет ишекләре куелды.

 Медицина учреждениесе җитәкчелеге ремонт эшләренең барышын даими күзәтеп тора.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

 2025 елда Татарстан Республикасында «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты составына керә торган «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International