Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә хезмәткәрләр медицина учреждениесе территориясен төзекләндерү белән даими шөгыльләнәләр.
Җәй буе ачык чәчәкләр пациентларны сөендерә.
Һәр клумбаны больница хезмәткәрләре кайгыртып карый.
Бу юлы да кабул итү бүлеге янына чәчәкләр утырттылар, бик матур килеп чыкты.
Алар территорияне бизәп кенә калмый, ә бәлки яхшы кәеф тә тудыра, бу исә сәламәтлеккә һәм кәефкә уңай йогынты ясый, иң мөһиме тирә-юньнең матурлыгын күрү!