Йод калкансыман биз гормоны – тироксин синтезында катнаша. Ул үз чиратында матдәләр алмашын һәм су-тоз балансын, күзәнәкләрнең бүленүен һәм үсешен, бавыр һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшен контрольдә тота.
Бу микроэлемент җитмәгәндә организмда еш кына акыл һәм физик эшчәнлек, иммунитет кимү, йокымсырау, тырнак һәм чәч сындыру, калкансыман биз патологияләре барлыкка килә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән туклану продуктларында булган йодның тәүлеклек дозасы 120-150 мкг тәшкил итә. Бу микроэлементның иң югары концентрациясе диңгез һәм океан балыкларында, диңгез продуктларында һәм диңгез суүсемнәрендә.
Әмма йододефицитлы халәтләрне профилактикалауның иң кулай ысулы - йодланган тоз куллану. Иң мөһиме, микроэлементның кыйммәтле үзлекләрен саклап калу өчен, азыкны әзерләү башында түгел, ә ахырында тозлагыз.