Аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше белән активлыкны ничек сакларга?

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше белән активлыкны ничек сакларга?

Аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше организмның күп кенә системалары эшчәнлегенә тәэсир итә.

 Көн дәвамында физик активлыкны ничек саклап калу турында табибларның өч гади киңәше:

 Офиста: Һәр 40 минут саен өстәл артыннан торып, җылынып, гимнастика ясарга тырышыгыз. Хезмәттәшләрегезгә сораулар туса, аларга шалтыратырга яки язарга түгел, ә барысын да шәхсән ачыкларга тырышыгыз.

 Эштән соң: өйгә кайткач, телевизор карыйсыз һәм диванда ял итәсез икән, бу гадәтне ташлый башлагыз. Яхшырак йөрегез: шулай итеп сез активлыкны арттырырсыз һәм ачык һавада вакыт үткәрерсез.

 Көн саен: активлык вакытын яки адымнар санын күзәтегез. Көнгә 30 минуттан (яки 5000 адым) башлап, бу күрсәткечләрне әкренләп җиңел арыганлыкка кадәр арттырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International