11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне!
Ул тагын бер тапкыр аек һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген искә төшерә.
Алкоголь - югары үлем, авыру, җинаятьчелек, җәрәхәтләнү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүреш көчләүләренә сәбәп булып тора.
Алкогольне системалы рәвештә куллана башлауның еш сәбәпләре булып психоэмоциональ халәт, депрессив кәеф яки югары борчылу тора. Шуңа күрә кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә юл куймас өчен, белгечләргә шунда ук мөрәҗәгать итәргә кирәк.