Донор көне үзәк район хастаханәсендә узды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә Донорлар көненә районның иң актив һәм битараф булмаган кешеләре килде.

Бу игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең кан кемнеңдер гомерен саклап калачак!

Бүген "Радуга" балалар бакчасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, китапханә хезмәткәрләре килде.

Районда яшәүчеләрнең кайберләре кан тапшыру өчен Кама Тамагына махсус килгәннәр.

Медицина хезмәткәрләре, донор көненең мөһимлеген аңлап, шулай ук кан тапшырганнар.
Болар: Рәмзия Латыйпова, Зилә Гайсина, Иван Гаврилов, Илһам Гыймадиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International