Альцгеймер авыруы

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Альцгеймер авыруы - тоталь деменция белән чагыла торган картлык акыл зәгыйфьлеге төре

Статистика буенча, Альцгеймер авыруын диагностикалаганнан соң, кеше якынча 7-8 ел яши, һәм бары тик 5% ы гына 14 еллык чиген уза.

Авыруның иртә формасы 40 яшьтән соң башланырга мөмкин, еш кына мондый очракларда ул нәселдәнлек характерында була. Хатын-кызлар бу авыруга күбрәк бирешә.

Симптомнары: онытучанлык, таныш урында ориентация бозылу. Соңгы стадиядә тулы пассивлык үсә, кеше көч-хәл белән хәрәкәтләнә, туганнарын танымый, агрессив була. Препаратлар ярдәмендә авыруның үсешен вакытлыча акрынайтып була, ләкин тулысынча терелү мөмкин түгел.

Деменцияне булдырмау максатында өлкәннәргә җәмгыятьтә булу, аралашу, төрле түгәрәкләргә йөрү бик мөһим. Хәтерне яхшырту өчен тулы канлы йокы, ял кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International