Йогышлы булмаган авырулар

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Йогышлы булмаган авырулар

Йогышлы булмаган авырулар нәрсә ул?

Ул кешедән кешегә күчеп китми торган, озак дәвамлы һәм акрын үсә торган авырулар. 4 төп төр бар: йөрәк-кан тамырлары(инсульт, инфаркт); онкологик; хроник респиратор(обструктив үпкә авыруы, астма); диабет.

Нинди профилактика чаралары күрергә мөмкин?

Туклануны күзәтү, авырлыкны контрольдә тоту, даими физик активлык турында онытмау, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, стресс дәрәҗәсен киметү һәм вакытында медицина тикшерүләрен узу мөһим.

Нинди симптомнар бар?

Симптомнар билгеле бер авыруга бәйле, ләкин кайбер уртак билгеләр бар. Бу-арыганлык, баш авырту, сулыш алу авырлыгы, йөрәк авыртуы, йокы бозылу, югары температура, организмның гомуми хәлсезләнүе һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International