Беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә яңа рентгенодиагностика җиһазлары урнаштырылган.
Рентген аппараты ноябрь ахырында кулланыла башлады, әмма хәзер үк көн саен заманча җиһазларда төрле яшьтәге 30лап кеше тикшерү уза.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев билгеләп үткәнчә: "Быел да безнең поликлиниканы модернизацияләү буенча башланган эш дәвам итә: бездә заманча рентген аппараты барлыкка килде. Бу диагностиканы югарырак дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк."
Заманча цифрлы аппарат 2012 елдан бирле файдаланыла торган иске җиһазларны алыштыра.
Яңа аппаратны медицина учреждениесе поликлиникасының беренче катындагы 11 нче кабинетта урнаштырганнар инде. Җиһаз рентген тикшеренүләренең тулы спектрын башкарачак.