Ике мең татарстанлыда диспансерлаштыруда яман шешләр ачыкланган

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Быел Татарстанда 800 мең кеше диспансерлаштырылган.

Диспансерлаштыру барышында Татарстан халкында беренче тапкыр 15 мең кан әйләнеше системасы авыруы һәм ике меңгә якын яман шеш очрагы ачыкланган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге башлыгы Елена Хафизова хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 71% очракта табиблар яман шешне беренче һәм икенче стадияләрдә, ягъни иртә стадияләрдә ачыклаган. Татарстанлыларда еш кына тире һәм күкрәк бизе яман шешен тапканнар.

Хафизова сүзләренчә, республикада яшәүче 800 мең кеше диспансерлаштырылган. Быел планлы тикшерүне 2,3 миллион кеше үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International