Сентябрьдә Татарстанда талпан тешләүләр саны ике тапкыр арткан

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Сентябрьдә Татарстанда талпан тешләүләр саны ике тапкыр арткан

Әгәр август аенда республикада яшәүче 861 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән булса. Сентябрьдә бу күрсәткеч 1,8 мең кеше тәшкил итә.

Талпаннарның активлык сезоны апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итә, шул ук вакытта аларның активлыгының икенче фазасы сентябрьгә туры килә. Моннан тыш, көзге чорда талпаннарның активлыгы җылы һава торышы, урманнарга еш бару һәм гөмбә сезоны башлану белән бәйле.

Сак булыгыз!

Махсус чаралар кулланыгыз, тиешле кием сайлагыз һәм табигатькә чыкканнан соң үзегезне тикшерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International