15 сентябрьдән Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең рентген кабинетында җиһазларны ремонтлау һәм алыштыру башлана.
Бу чорда ул эшләмәячәк. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Яңа заманча җиһазлар "Сәламәтлек саклау"милли проекты кысаларында беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча сатып алыначак һәм урнаштырылачак.
Маммограф эшләячәк.
Флюорография кабинеты да гадәти режимда эшләячәк.