Кама Тамагы районында яңа ФАП ачылды

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

30 августта, Республика Көнендә, Иске Барыш авылында яңа ФАПны ачу тантанасы узды.

Яңа ФАП төзелеше тәмамланган, бу көнне авыл халкы һәм фельдшер бик көткән.

Иске бина уңайлыкларсыз заманча таләпләргә җавап бирми, һәм яңа медпункт төзү барлык халык өчен бик вакытлы һәм мөһим карар була.

Тантаналы чарада халыкны әлеге шатлыклы вакыйга һәм Республика көне белән район башлыгы Наил Вазыхов, баш табиб Ильяс Минвәлиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин котладылар.

ФАП бинасы шарлар белән бизәлгән, музыка яңгыраган, бәйрәм кәефе тудырган, ә мәдәният хезмәткәрләре берничә иҗади номер бүләк иткән.

ФАП мөдире Фәридә Закирова 1986 елда Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлый, 3 ел Апас районы участок хастаханәсендә эшли, ә 1989 елда кияүгә чыга һәм Иске Барыш авылына күчеп килә һәм 33 елдан артык бер урында эшли. Монда аны бик кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Авылдашлары билгеләп үткәнчә, ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә.

Авылда, нигездә, аерым игътибар таләп итүче өлкән яшьтәге кешеләр яши. 

Җәйге чорда мәктәп каникуллары вакытында дачниклар һәм балалар килә, медицина хезмәткәренә йөкләнеш арта, һәм яңа уңайлы бинада пациентларны кабул итү күпкә уңайлырак булачак.

Иске Барыш авылы халкы яңа медицина пункты ачылуга бик шат, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы, район җитәкчелеге һәм үзәк район хастаханәсе адресына тантаналы чарада Яңа әһәмиятле объект өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Авыл фельдшер-акушерлык пунктын төзү һәм медицина җиһазлары һәм инвентарь белән җиһазландыру "Сәламәтлек саклау"милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International